Минзәлә шәһәренең 2нче мәктәбеннән «Эко-time» отряды активистлары экологик сезонга йомгак ясадылар

2022 елның 9 декабре, җомга

Минзәләнең 2нче мәктәбендә «Эко-time» отрядының 2022 елгы экосезонына йомгак ясалды. Чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова җиткерде: «Актив позициягез, табигатьне һәм экологияне саклауга керткән өлешегез өчен рәхмәт».

Ел дәвамында «Эко-time» активистлары төрле экодәресләрдә һәм акцияләрдә: шимбә өмәләрендә һәм мастер-классларда катнаштылар. Бу чарада отряд үзенең уңышлары һәм киләсе елга планнары, шулай ук Санкт – Петербург шәһәренә сәфәре турында хис-кичерешләре белән дә уртаклашты, сәфәрне алар  «туган як экологиясе» конкурсында «Яшь натуралистлар» республика слетында оттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International