Бүген мәңге яшел үсемлекләр көне билгеләп үтелә. Махсус бу көнгә безнең белгечләр Татарстан районнарында экодәресләр уздырдылар

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бу бәйрәм - мәңге яшел агачларның күптөрлелеген белү һәм бәяләү өчен менә дигән мөмкинлек. Аз билгеле булган көнне искә төшерү өчен Экология министрлыгының Үзәк, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк территориаль идарәләре инспекторлары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр үткәрде.

Мәсәлән, 326 нчы балалар бакчасы нәниләре Үзәк территориаль идарә экологлары белән берлектә үсемлекләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр Нинди үсемлекләрне сирәк очраучы дип атыйлар һәм ни өчен алар Кызыл китапка кертелгән? Балалар бу сорауларга җавап тапты, ә иң мөһиме, инспекторлар  сирәк очраучы үсемлекләр  исемлеге тулыланмасын өчен нишләргә кирәклеген сөйләделәр.

Әлмәт районының 6 сыйныф укучылары өчен Кәләй мәктәбендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары «Урман үсемлекләре» дигән лекция үткәрделәр. Дәрес уен формасында узды, балалар ике командага бүленделәр һәм үсемлекләр, агачлар, гөмбәләр турындагы белемнәрен сынауда ярыштылар. Әлбәттә, дуслык җиңде!

Төньяк территориаль идарә белгечләре Кукмара һәм Арча районнарында берьюлы ике мәктәптә булдылар. Х.В. Ваһапов исемендәге мәктәптә 1-4 класс укучыларына ылыслы агачларның кыйммәтләре һәм тере чыршыны әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә, Яңа елда нәрсә белән алмаштырырга мөмкин булуын аңлаттылар. Балалар Яңа ел агачы өчен экологик бизәү әйберләре идеяләре белән уртаклаштылар.  Ә Арча мәктәбенең 6 сыйныфы укучылары өчен экологлар мавыктыргыч дәрес үткәрделәр, аны гүзәл миләш агачына багышладылар. Балалар дөньяда бу агачның 100 дән артык төре барлыгын белделәр. Татарстанда гади миләш үсә. Мондый агачлар якынча 80 - 100 елга кадәр яши һәм алар кышкы салкыннарга бик түзем икән.

Балалар, һичшиксез, үсемлекләр турында кайгыртырга һәм үзләре дә агач  утыртырга вәгъдә иттеләр. Табигатьнең яшь яклаучыларына истәлеккә Экология министрлыгыннан китап-буяулар һәм уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International