Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары «Яшел Татарстан» дигән яңа кулланма буенча экологияне өйрәнә башладылар. Узган атнада Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге экоүзәккә 52 уку әсбаплары тапшырган.
Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлегендә Кама елгасы ярында «Чиста уеннар» узды. Квест-уенда барлыгы 200дән артык кеше катнашты, алар арасында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары да бар.
Чаллы шәһәренең 22 нче мәктәбендә «Юннат - 2023» кече сыйныф укучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары чакырылды.
Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1 нче мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары өчен «Хәзерге дөньяда табигый-фәнни белем» фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе экологлары чакырылды.
Экологлар яшь натуралистларга һава, су һәм туфрак үрнәкләренең ничек сайлануы турында сөйләделәр. Мәктәп укучыларына ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге буенча экскурсия үткәрелде, анда су, һава, туфрак пробаларына анализлар, башка тикшеренүләр һәм үлчәүләр эшләнә. Балаларга лаборатория белгечләренең эше турында җентекләп сөйләделәр, җиһазларны һәм приборларны күрсәттеләр. Шулай ук балаларга күчмә экологик лабораториянең техник җиһазлануын һәм аның эш принципларын аңлаттылар.
ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең экология дәресе Азнакайның «Кояшлы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урманга сәяхәт формасында үткәрелде.
Өмә «Чиста уеннар» форматында узды, 154 команда катнашты. Ведомстволар хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар «Рус-алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәле территориясендә чисталык урнаштырырга күтәренке кәеф белән килде. Барлык катнашучыларны иртәдән үк «Яшел зарядка»да көттеләр, моннан тыш, оештыручылар Казан халкы өчен интерактивлар, мастер-класслар һәм саф һавада экодәрес әзерләде.
Казанның 19 нчы гимназиясендә «Фән көннәре-2023» XV фәнни-гамәли фестивале узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашты. Анда Казаннан һәм Чаллыдан 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча районының 9 нчы номерлы балалар бакчасы нәниләре өчен Татарстан традицияләренә багышланган экология дәресе үткәрде.
Әлмәт районының «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы старт алды.