Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары X Нева Халыкара Экология конгрессының экологик атналыгы кысаларында Азнакай шәһәренең 5 нче «Кояшлы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып белү дәресе үткәрделәр. Балалар табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеген өйрәнделәр. Экологлар җирле урманнарның флорасы һәм фаунасы турында сөйләделәр һәм урманда үз-үзеңне тоту турында фильм күрсәттеләр. Шуннан соң, балалар уен формасында экологияне саклауның төрле темалары буенча сорауларга җавап бирә алдылар. Истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
«Балаларда әйләнә-тирә мохиткә кешелекле мөнәсәбәт формалаштыру өчен без мондый дәресләрне мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да даими үткәрәбез. Экологик дәресләр ярдәмендә без табигатькә сакчыл караш һәм барлык тереклеккә карата теләктәшлек тәрбиялибез», - дип сөйли Ык буе территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Эльза Вәлиева.