Түбән Камада X Нева Халыкара Экология конгрессының экоатналык кысаларында экодәрес узды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Йөзгә якын Түбән Кама укучысы ачык экодәрестә катнашты. Эко-әңгәмә «Пластикның икенче тормышы» темасына үткәрелде.  «Түбән Кама нефть химиясе» хезмәткәрләре алтынчы сыйныф укучыларына полимерларның экологик яктан чиста булуы, аларны икенчел эшкәртү мөмкинлекләре һәм калдыкларны аерым җыю турында сөйләделәр. Чара ТР Экология министрлыгы ярдәмендә X Нева Халыкара Экология конгрессының  төбәк экоатналыгы  кысаларында узды.

Ачык дәрес форматы-интеллектуаль уен. Ул берничә раундтан тора: «Сорау-Сан»,  «Кара тартма»  һәм «Сорау- кроссворд». Һәр этапта укучылар калдыкларны эшкәртү, файдалы экологик гадәтләр формалаштыру турында яңа фактлар белделәр. Мәсәлән, предприятие хезмәткәрләре күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба куллану, әйберләргә сакчыл караш, аларны вакытында ремонтлау һәм озак вакыт куллану планетаны коткарырга ярдәм итәчәк, дип сөйләде. Шулай ук уен барышында балалар җиңү баллары алдылар. 6 нчы сыйныф укучылары 20 балл җыеп, интеллектуаль уен җиңүчеләре булдылар.

Ачык дәрестә катнашучыларга «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре файдалы бүләкләр тапшырды: дәресләр расписаниесе шаблоннары, китаплар өчен кыстыргычлар, экологик кагыйдәләр язылган дәфтәрләр, шулай ук химик процессларның мавыктыргыч дөньясы турында сөйләүче китап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International