586 мең татарстанлы экологик икеайлыкта катнашты

2023 елның 23 мае, сишәмбе

1 апрельдә башланган традицион санитар-экологик икеайлыкта 586 меңнән артык татарстанлы катнашты. Эшләргә 16 меңнән артык махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. 633 мең агач һәм куак утыртылган.

Татарстан буенча санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле министрлык һәм ведомстволарның күзәтчелек органнары тарафыннан барлыгы 6 496 хокук бозу очрагы ачыкланган, аларның күбесе (5286) инде бетерелгән. 1 622 беркетмә төзелде, 1 млн 820 мең сумлык административ штрафлар салынды. Татарстан буенча 4 599 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның 3 972се (86,4%) юкка чыгарылган. Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә төбәк халкынан 4 543 мөрәҗәгать килгән.

Муниципаль берәмлекләр икеайлык башланганнан бирле  393,3 мең кубометр каты көнкүреш калдыкларын чыгарганнар. Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре төбәк һәм федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларда 4 865 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыйдылар.

Көн саен икеайлыкта 3 меңнән артык кеше һәм 287 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы санитар икеайлыкка бер атнадан соң нәтиҗә ясаячак. Шулай ук «Экояз 2023» конкурсында җиңүчеләр игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International