ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2023 ел
сишәмбе

«Наше достояние» мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Федерациясе Табигать министрлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы, Торак – коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды һәм Россия авыл яшьләре берлеге ярдәме белән «Планета-безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр проектлары конкурсын үткәрә.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21 һәм 22 март көннәрендә Россия Федерациясенең 5 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан) иң күп килә торган сәүдә-күңел ачу комплексларының һәм бизнес-үзәкләрнең 10 мәйданчыгында суга багышланган  экологик-агарту акциясе узачак. Чара Бөтендөнья су ресурслары көнен  билгеләүгә багышланган, төп максат - халыкны су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү. Чараны оештыручылар - Федераль су ресурслары агентлыгы (Росводресурсы).


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

«Экология - һәркемнең эше!» Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе  Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) тарафыннан үткәрелә. Премиянең төп бурычлары яшьләрнең экологик культурасын һәм аңлылыгын арттыру, балаларны һәм яшүсмерләрне табигатьне саклауга җәлеп итү, аларның экоактивлыгын популяр форматларда саклау.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

«Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» Халыкара проекты ел  саен 2012 башлап  В.И. Вернадский исемендәге фонд тарафыннан уздырыла. Чара экологик культураны формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә гамәли кулланылышы булган проектларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Алабуга шәһәренең экология-биология үзәгендә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Duracell батарейкаларын тапшыр»  дигән эшкәртелгән туклану чыганакларын җыю буенча табигатьне саклау акциясе үткәрделәр. Экологларның һәм Алабуга халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә 120 кг артык файдаланылган батарейкалар җыелды.


10
март, 2023 ел
җомга

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән бергә Арча районының 3 нче мәктәбе укучылары  күчмә кошлар кошлар өчен Җиңү паркында җимлекләр элделәр.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының 8 нче номерлы кече балалар бакчасы өчен экодәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Кукмара районының «Ромашка» балалар бакчасында «Чүп-чарны сортлыйбыз - табигатьне саклыйбыз» темасына экодәрес үткәрде.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар язучы Михаил Пришвинга багышланган экологик-әдәби сәгать уздырдылар. Экосәгатькә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләрен чакырдылар.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген үзенең 50 еллык юбилеен «Юл хәрәкәте яшь инспекторлары» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр оешмасы билгеләп үтә. Махсус бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре экологик дәресләр үткәрделәр, анда балаларга юлда экологик тәртип кагыйдәләре турында сөйләделәр. Юллардагы иминлек – ул уртак кайгырту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International