Яңа ел алдыннан территориаль идарәләр экологлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Мәсәлән, Үзәк идарә инспекторлары Казанның 291 нче балалар бакчасында экологик дәрес үткәрделәр. Алар кышын кошларны ашату серләре белән уртаклаштылар. «Кыш көне кошларга салкынга ияләшүе һәм ризык табуы мөһим. Канатлы дусларны көнбагыш орлыклары, киптерелгән миләш һәм дүләнә җиләге белән тукландырырга мөмкин», – дип сөйләде экологлар.
Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Әлки районының «Ромашка» балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җимлекнең нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр. Алар балаларга кош җимлеге ясау өчен нинди материаллар сайларга кирәклеген әйттеләр.
Барлык балаларга истәлек итеп буяу китаплары бүләк ителде.