Экологлар Чаллы студентлары һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрделәр

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Экологик белем һәм тәрбия» программасы кысаларында ике атна дәвамында Чаллы шәһәре укучылары һәм студентлары өчен экскурсияләр үткәрделәр. Безнең экологик лаборатория кунаклары булып 19 нчы, 15 нче мәктәпләрнең 11 нче сыйныф укучылары һәм КФУ филиалының Чаллы институты студентлары булды.

Балаларга эколог һөнәренең үзенчәлекләре һәм эштәге өстенлекләре турында сөйләделәр. Кунакларны территориаль идарә алдында торган төп бурычлар – күзәтчелек, әйләнә-тирә мохит мониторингы, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм экологик-агарту эшчәнлеге белән таныштырдылар. Укучылар озон катламын саклау, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм аларны икенчел куллануның мөһимлеге турында белделәр. КФУ студентларына экологлар лабораторияне, су, туфрак үрнәкләрен алу өчен кулланган приборларны күрсәттеләр. Балаларга экологик мониторинг һәм күчмә экологик лаборатория эше турында сөйләделәр.

Укучылар һәм студентлар билгеләп үткәнчә, эколог һөнәре бик мөһим һәм кызыклы һәм, бәлки, алар да үзләрен бу һөнәри өлкәдә сынап карарга карар итәрләр әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International