Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай балалары өчен Татарстан тыюлыклары буйлап сәяхәт оештырган

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия тыюлыклары һәм милли парклар көнендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Азнакай гимназиясе укучылары һәм «Солнышко» балалар бакчасы балалары белән экологик очрашулар үткәргәннәр. Экологлар белән бергә балалар «Татарстан Республикасының тыюлыклары буйлап сәяхәт» дигән импровизация ясаганнар. Ык яны территориаль идарәсе инспекторы балаларга республикабызның табигый гүзәллеге кадерләп саклана торган табигать тыюлыклары, тарихи музей-тыюлыклар турында сөйләгәннәр.

Мәктәп укучылары һәм балалар табышмаклар, ребуслары, кроссвордлар чишеп, сурәтләренә карап, хайваннарны әйтеп биргәннәр. Очрашу азагында экологлар бергәләп Идел-Кама дәүләт тыюлыгы турында фильм карарга тәкъдим иткәннәр.

«Табигать – ул безнең йортыбыз, байлык хәзинәсе, җирдә чимал һәм энергия белән тәэмин итүче. Ләкин аның байлыгы бетә һәм еш кына кире кайтарылмый, шуңа күрә аларны сакларга кирәк. Мондый экологик очрашулар ярдәмендә без балаларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уятабыз, табигатькә карата игътибар булдырып, фикерләү сәләтен үстереп, сакчыл мөнәсәбәт булдырырбыз дип өметләнәбез», – дип ассызыклады чараның максатын Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык яны территориаль идарәсе өлкән белгече Эльза Вәлиева.

Белешмә өчен:

Бүгенге көндә республика табигый-тыюлык фондын махсус саклана торган 193 табигый территория тәшкил итә, ә аларның гомуми мәйданы 465 мең гектардан артык:

- 2 федераль әһәмияттәге МСТТ – «Түбән Кама» милли паркы һәм «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы»;

- 187 төбәк әһәмиятендәге МСТТ, шуларның 38е – дәүләт табигать заказнигы һәм 149 төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле;

- 4 җирле әһәмияттәге МСТТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International