Татарстанлылар Экология министрлыгының Кама яны идарәсенә 6 тоннадан артык батарея тапшырган

2023 елның 22 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсендә эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча акция узды. Анда Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчалары катнашты. Актаныш укучылары 630 килограммнан артык батарея җыйганнар, балалар бакчаларыннан балалар район копилкасына тагын 114,4 килограмм өстәгән. Шулай итеп, Актаныш балалары Кама яны идарәсе районнары арасында лидер булганнар.

Яшь чаллылылар 4 тонна 491 кг батарея җыйган. Акциягә балалар бакчаларыннан 28 бала һәм шәһәрнең 45 укучысы кушылган. 78  номерлы Пушкин пролицее укучылары 780 кг эшкәртелгән ток чыгананые тапшырган. 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр – 104 кг. Экология министрлыгыннан җиңүчеләргә – Рәхмәт хатлары һәм экологиягә битараф булмаган өчен зур рәхмәт.

«Батарейкалар бик кыйммәтле әйбер, анда 95% кадәр файдалы материаллар бар. Шуңа күрә без һәр очракта да балаларга батареяларны һәм аккумуляторларны гадәти ысул белән утильләштереп булмавы турында искәртеп торабыз. Балалар ел саен эшкәртелгән ток чыганакларын җыялар һәм үзләренең уку йортларына китерәләр, шуның белән район һәм шәһәр экологиясенә зур өлеш кертәләр», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International