Арча шәһәрендә безнең инспекторлар нәниләр өчен экологик дәресләр үткәргән

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе экологлары 11 нче балалар бакчасы һәм 5 нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары өчен экология буенча мавыктыргыч дәресләр үткәргән. 

Белгечләр мәктәп укучыларына табигатьне сакларга һәм кече дусларыбыз турында кайгыртырга кирәклеген аңлатканнар. Балалар викторинада актив катнашып, ребусларны чишкәннәр һәм табышмакларга җаваплар эзләгәннәр, ә аннары, кул астындагы материаллардан экологлар белән бергә җимлекләр әзерләгәннәр.

Балалар бакчасыннан балаларны Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тыюлыкларның барлыкка килү, үсеш тарихы белән таныштырганнар. Махсус саклана торган табигый территорияләрнең нинди булуы һәм ни өчен заказниклар һәм милли парклар кирәклеге турында сөйләгәннәр.

«Балаларның әйләнә-тирә мохит һәм гомумән экология турында яңа нәрсәләрне кызыксынып белүләре сөендерә. Балалар һәм аларның әти-әниләре читтә калмыйлар һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашалар, бүген, мәсәлән, без кошларга ярдәм иттек, алар өчен җимлекләр ясадык һәм балалар белән бергә элдек», – дип билгеләп үтте Төньяк ТУ белгече Талия Хурамшина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International