Экологлар Бөгелмә укучыларының тикшеренү экологик проектларын бәяләделәр

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бөгелмә экология-биология үзәге базасында С.Ф.Морозов исемендәге XVI ачык Республика тикшеренү һәм проект эшләре конференциясе узды. Турыдан-туры этапта Татарстанның 17 районыннан 87 укучы һәм 48 педагог катнашты. Мәктәп укучылары үзләренең тикшеренү, проект эшләрен 13 секциядә тәкъдим иттеләр: «Экология», «Эко-мода», «Зоокультура һәм ветеринария», «Экологик проектлар» һәм башкалар. Шулай ук педагоглар да үз эшләрен «педагогик остаханә»секциясендә тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары буларак Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары да чыгыш ясады. Жюри билгеләп үткәнчә, быел бик күп кызыклы проектлар һәм докладлар булган. Әйтик, Бөгелмәнең 2 нче лицее укучысы планетага бер кечкенә батареяның нинди зыян китерә алуы турында сөйләп, табигый ресурсларга мондый тискәре йөкләнешне ничек киметергә кирәклеге турында киңәшләре белән уртаклашты.  

«Балалар экология белән дуслыкта яшәргә кирәклеге турында сөйлиләр һәм хәзер үк, яшь булуларына карамастан, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешләрен кертергә тырышалар», – дип билгеләп үтә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Илмира Шәймәрданова.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча республика конференциясе җиңүчеләре, призерлары һәм лауреатлары билгеләнде. Балаларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International