Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 15 февральдә башланды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләсә кайсы предприятие катнаша ала.
КФУда Экология министрлыгы инспекторлары КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтында укучы 4 нче курс студентлары белән очрашты.
Чирмешән авылының «Орион» яшьләр үзәгендә «Һәр почмакка «Чиста булачак» проекты кысаларында беренче экологик-агарту форумы узды. Форумда 60 экоактивист катнашты.
16 апрельдән Татарстанда «Макулатура тапшыр – агачны сакла!» эко-марафоны старт ала.
Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары «Чишмә» балалар бакчасында танып белү уены – «Экологик ассортимент» викторинасын үткәрделәр.
Җир асты байлыкларын кулланучыларга уңайлы булсын өчен «Росгеолфонд» учреждениесе җир асты байлыклары белән файдалану хокукына игълан ителгән аукционнар турында мәгълүмат белән телеграм-канал эшләгән (сайт мәгълүматлары буенча torgi.gov.ru).
Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буадагы «Илһам» ислам үзәгендә булып, экологик дәрес үткәрделәр. Дәрес татар телендә узды, ә төп тема-мөселман мәдәнияте өлеше буларак табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты.
Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары «Карлыгач» балалар бакчасы балалары өчен «Табигать белгечләре» дип аталган экологик чара оештырганнар.
Татарстан оешмаларыннан электрониканы бушлай утильләштерүгә табигатьтән рациональ файдалану фондына 1617 гариза килгән. Республиканың 32 торак пункты территориясеннән 185 тоннадан артык электрон һәм электр җиһазлары калдыклары чыгарылган инде. Программада катнашкан оешмаларның гомуми саны 547 тәшкил итә.