Әлмәт районының «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында Яшь геологларның IX республика ачык кыр олимпиадасы старт алды. Ел саен биредә бөтен республикадан иң яхшы мәктәп командалары җыела, ә быел ярышларда Татарстаннан 33 һәм Кырымнан 1 команда катнаша. Бу атна дәвамында 272 яшь геолог үзләренең һөнәри осталыкларын бер-берсе белән ярышып исбатлаячак. Олимпиадада катнашучыларны геологик ярышлар көтә: «Геологик маршрут», «Геологик киселеш», «Палеонтология», «Минералогия һәм петрография», «Гидрология», «Радиометрия», «Куркынычсызлык техникасы нигезләре», «Кыр тукталышын оештыру», «Нефть геологиясе», «Геологик һәйкәлне тасвирлау». Җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнәчәк. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшь геологлар XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак.
Мәктәп укучылары арасында республика геология олимпиадасы ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты белән берлектә 2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Чараның төп максатларының берсе - геологик хәрәкәтне үстерү, балалар арасында һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәм итү.