Бүген «Рус-алман Швейцариясе»ндә Үзәк шимбә өмәсендә 700дән артык татарстанлы катнашты

2023 елның 29 апреле, шимбә

Өмә  «Чиста уеннар» форматында узды, 154 команда катнашты. Ведомстволар хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган гражданнар «Рус-алман Швейцариясе» төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәле территориясендә чисталык урнаштырырга күтәренке кәеф белән килде. Барлык катнашучыларны иртәдән үк «Яшел зарядка»да көттеләр, моннан тыш, оештыручылар Казан халкы өчен интерактивлар, мастер-класслар һәм саф һавада экодәрес әзерләде.

Шимбә өмәсе иртәнге 10 да башланды, «Чиста уеннар»ның һәр командасында 3-4 кеше.  Сәгать ярым дәвамында команданың табылган чүп-чарын фракцияләр буенча сортларга аердылар, командалар махсус кушымтада баллар җыйды. Уртак тырышлык белән 733 капчык чүп-чар, шул исәптән 240 капчык пластика, 188 капчык пыяла, 82 капчык металл җыеп алынды.

Боларның барысы да алга таба эшкәртүгә җибәреләчәк.

 «Без «Рус-алман Швейцариясе»  территориясен нәкъ менә Казан халкы соравы буенча сайладык. Күп тапкыр монда чүп-чар күп дигән гаризалар килде. Һәм без бүген казанлыларның ничек актив рәвештә җавап бирүләрен, безнең өмәгә күпме кеше килүен күрәбез - бу бүген безнең белән булучыларның экология язмышына битараф булмауларын күрсәтә. Акцияләребездә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, һәм бүген аларның барысына да зур рәхмәт сүзләре әйтәбез. Бүген шимбә өмәләре бөтен Татарстан буенча уза, димәк, экология чыннан да берләштерә», - дип билгеләп үтте экология министры Александр Шадриков.». Акциядә катнашучыларны шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Азат Җиһаншин - Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Игорь Куляжев - Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Михаил Шинкарев - Росрыболовствоның Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары, Дмитрий Шиллер - Татарстан Республикасында Россия географик җәмгыяте бүлеге рәисе һәм башкалар сәламләде.

«Чиста уеннар» белән параллель рәвештә Россия географик җәмгыяте оешмасы дайверлары су астында өмә оештырганнар һәм Казансу елгасының су асты өлешен чистартканнар, Росрыболовство хезмәткәрләре акваторияне чистартуга кушылганнар һәм су төбеннән 27 балык тоту челтәрен күтәргәннәр. Шулай ук бүген Казанда яшәүчеләр «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасы кысаларында хезмәт иткән электр җиһазларын утильләштерүгә тапшыра алдылар.

Ә командаларда катнашучылар һәм шәһәрнең барлык халкы кыр кухнясында тамак ялгап ала алды. Җиңүче командаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Өмә нәтиҗәләре буенча 5359 килограмм чүп-чар җыелды.

Бүләкләү тантанасыннан соң Александр Шадриков, Фаяз Шакиров, Игорь Куляжев һәм башка катнашучылар һәм экология бәйрәме кунаклары корычагач, тупыл һәм миләш утырттылар. Барлыгы Экология министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан 30 агач утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, өмә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз-2023» конкурсы кысаларында узды.

Бүген массакүләм җыештыруга Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре дә кушылды.

Белешмә:

Рус-Алман Швейцариясе төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле, Казансуның үсеш стратегиясе проектына кергән экологик парк. Территория берничә төр экосистеманы, су басулы һәм төрле үләнле болыннарны, сулы-болынлы җирләрне берләштерә, анда бик күп сирәк үсемлекләр, Кызыл китапка кертелгән һәм шәһәр мохите өчен типик булмаган кошлар һәм бөҗәкләр төрләре яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International