ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Акциядә 100 кеше катнашты-алар «Түбән Кама, игелек кыл»  төркеме активистлары, Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары һәм район халкы.

Шимбә өмәсендә катнашучылар күл ярын пластик калдыклардан, ватылган пыяладан һәм башка чүп-чардан чистарттылар. Барлыгы 110 капчыктан артык чүп җыелган.

Чаллы 4нче балалар экология-биология үзәге хезмәткәрләре Кама буе идарәсе инспекторлары белән бергә И.И.Табиев исемендәге яр буенда плоггинг-йөгереш оештырдылар.


24
май, 2024 ел
җомга

Ык буе идарәсе хезмәткәрләре «Звездочка» балалар бакчасында булдылар һәм балаларны экокультура белән таныштырдылар.


21
май, 2024 ел
сишәмбе

Мәктәпкәчә белем бирүдә экологик тәрбиянең актуаль юнәлешләренә багышланган Экофестиваль Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә үтте.


17
май, 2024 ел
җомга

Арчаның 3 нче башлангыч мәктәбе укучылары Төньяк идарә хезмәткәрләрендә кунакта булдылар.


14
май, 2024 ел
сишәмбе

«Түбән Кама» милли паркында традицион табигатьне саклау акциясе узды.

Кама аръягы һәм Идел-Кама идарәләре хезмәткәрләре чүп-чарны аерым җыю темасына экодәресләр үткәрделәр. Белгечләр балаларга нинди калдыкларны «чиста» дип аталганны - бу эшкәртергә мөмкин булганнар (кәгазь, картон, пластик һәм пыяла шешәләр), ә нинди калдыкларны «пычрак» дип аталганны аңлаттылар, ягъни икенчел эшкәртелергә ярамаганнары - лампочкалар, батарейкалар, аккумуляторлар.


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Үзәк идарә инспекторлары 116 лицейга юнәлделәр һәм укучыларга экогадәтләр турында сөйләделәр. Укучылар мегаполиста  экологик яшәү һәм ничек итеп әйләнә-тирә дөньяны  кайгыртып булуы турында белделәр.


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгы хезмәткәрләре Арча, Буа һәм Биектау районнарының балалар бакчаларында булдылар һәм эколяталарның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар үзләре макулатура, батарейкалар, пластик шешәләрне кабул итү пунктларына тапшырырга, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгыртырга кирәклеген әйттеләр.


7
май, 2024 ел
сишәмбе

Алабуганың «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында 8 сыйныф укучылары өчен «Су белгечләре» темасына викторина узды. Анда Экология министрлыгының Кама буе идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International