Чаллы 4нче балалар экология-биология үзәге хезмәткәрләре Кама буе идарәсе инспекторлары белән бергә И.И.Табиев исемендәге яр буенда плоггинг-йөгереш оештырдылар.
Исегезгә төшерәбез, плоггинг – билгеле бер дистанциягә йөгерү, аның аерым бер үзенчәлеге – чүп җыю.
Чарада гомуми белем бирү учреждениеләреннән 20гә якын команда катнашты. Балалар алдына территорияне чүп-чардан чистарту һәм аны сортларга аеру бурычы куелды. «СтояНаВоде» Sup-бординг мәктәбе су өстендә чүп-чар җыйды, калганнары сулык ярларын чистартты. Барлыгы 100 капчык чүп-чар җыелган.
Өмәдә катнашучыларның барысы да дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде, ә җиңүче командалар спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алды.