Чаллыда «Яшь экологлар слеты» узды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Җиңү» мәдәният һәм ял паркында Халыкара Әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Яшь экологлар слеты» узды. Чарага мәктәп укучыларының уку елында экологик эшенә йомгак ясалды.

Слетка шәһәрнең 100дән артык яшь экологлары һәм аларның җитәкчеләре чакырылган. Катнашучылар өчен мастер-класслар һәм күргәзмәләр оештырылган. Ел дәвамында балалар шәһәрнең иң әһәмиятле чараларында катнаштылар: «Яшел эстафета» программасында, «Экологик тәгәрмәч» һәм #ECOTHONchelny марафонында.

«Без ел дәвамында кул эшләре, стена газеталары эшләдек, ә иң мөһиме без театр белән горурланабыз. «Яшел эстафета»да катнашу безгә берләшергә ярдәм итте, һәм без призлы урын алуыбызга шатбыз», - дип тәэсирләре белән уртаклашалар чарада катнашучылар. Барлык активистларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, слетны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән 4 нче Балалар экология-биология үзәге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International