Казан дәүләт энергетика университетында «ЭКВЕСТ» республика онлайн-конкурсына йомгак ясадылар. Быел конкурста Татарстан Республикасының 33 шәһәреннән һәм районыннан 1000нән артык активист катнашты. Конкурста җиңүчеләрне экология министры урынбасары Егор Тарнавский, «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Дилара Сатикова һәм Казан дәүләт энергетика университетының фән буенча проректоры Игорь Ившин сәламләде.
Быел конкурста катнашучылар өч тематик блокта 20 биремне үтәргә тиеш иде: «Экомәдәният», «Эковакыйга» һәм «Табигатьне саклау». Бер ай дәвамында активистлар өмәләр, экофестивальләр үткәргәннәр, агачлар һәм чәчәкләр утыртканнар, эко квестлар эшләгәннәр, хайваннарга ярдәм иткәннәр һәм китаплар алмашканнар. Уртак тырышлык белән катнашучылар 2400дән артык чара үткәрә алдылар.
«Бүген Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә «ЭКВЕСТ» конкурсында иң актив табигатьне саклаучыларны сәламләүгә шатмын. Бер ай эчендә сез табигатебез файдасына 2 000нән артык чара үткәрдегез, сезгә хезмәтегез һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сүзләрен белдерәм», - дип билгеләп үтте үз чыгышында министр урынбасары Егор Тарнавский.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны яуладылар:
«Яшь экологлар» категориясендә ТР Зеленодольск районы Осиново авылындагы 53 нче балалар бакчасының «ЭКО-Шатлык» командасы җиңде;
«Эколята» категориясендә 1 урын – «Раифа варислары» командасында, 12 номерлы Белобезводный китапханә-филиалы, Зеленодольск шәһәре;
«Экомәктәп» категориясендә 1 урынны ТР Әлки районы Чуаш Борнае мәктәбенең «Яшел патруль» командасы алды;
«СтудЭко» категориясендә Казан инновацион университеты көллиятенең Түбән Кама филиалы «Табигать йөрәге» командасы җиңде;
«СтудэкоВУЗы» категориясендә Казан милли тикшеренү технология университетының «Амебы ДАС 6» командасында – 1 урын;
Ә «ЭкоПро» категориясендә 1 урынны Әлмәт шәһәрендә «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтенең «Экология» командасы алды.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.