Комыргуҗа мәктәбенең яшь натуралистлары Төньяк идарә инспекторлары белән бергә Әтнә районының Югары Көек авылына экскурсиягә киттеләр. Алар үз дендрариен үстергән Татарстанның атказанган укытучысы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов белән таныштылар. 1976 елда ул үз йортыннан ерак түгел, чишмә янында агачлар утырта башлый. Бу вакыт эчендә Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов чын дендрарий булдыру хыялына таба бара һәм алты меңнән артык агач үстерә! Габдуллаҗан Сәлих улы сүзләренчә, ул кешеләрнең чишмәгә, табигатькә сокланырга, матур агачлар янында аккан су тавышын тыңлап, дөнья ыгы-зыгысыннан онытылып торуларын һәм мәшәкатьләрдән ял итәргә килүләрен теләгән. Аның хезмәте нәтиҗәсендә хәзер чишмә янында чын урман барлыкка килде. Монда нинди генә агачлар юк! Бу-чыршы, ак чыршы, каен, юкә, усак, кызыл имән. Бу җирле дендрарий хәзер йөзләгән кошлар өчен дә яраткан урын булып киткән. Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов алар турында да кайгырткан һәм сыерчыкларга оялар ясаган. Балалар әйтүенчә, алар мондый танып белү экскурсиясеннән бик күп тәэсирләр алдылар: «Бер кеше тирә-юньдәге бар нәрсәне үзгәртә алса, бу бик шәп. Элек монда чишмәдән башка бернәрсә дә булмаган. Ә хәзер бик күп агачлар һәм төрле кошлар яшәгән урынга әверелгән. Без дә хәзер һәркем үз агачын утыртырга телибез», - ди яшь натуралистлар. Менә шулай, бер кешенең кечкенә адымы белән зур һәм матур эш башлана!