Россиядә Гаилә елы һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Экология-биология үзәгендә» «Ecology. Краеведение. Туган Як» республика конференциясе узды.
Анда республиканың Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарыннан 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Алар Татарстанның үсемлекләр, хайваннар экологиясе һәм табигый ресурслары темасына үз эшләрен әзерләделәр һәм якладылар. Тикшеренү эшләрен жюри әгъзалары, шул исәптән ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары да бәяләде.
«Кызыклы эшне Бөгелмәнең 5нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Маргарита Жилина тәкъдим итте. Ул «Үсемлекләрнең үсешенә ашламаларның йогынтысы» темасына доклад әзерли һәм «Үсемлекләр экологиясе» секциясендә 1 урынны ала. Шулай ук чәчәкләрне ничек дөрес утырту һәм аларны карау турында да фикер алыштылар», - дип уртаклаша конференция нәтиҗәләре белән Көньяк-Көнчыгыш идарәсе хезмәткәрләре.
Чара ахырында барлык катнашучыларга Экология министрлыгыннан истәлеккә ТР экологиясенең «Туфракның Кызыл китабы» мәгълүмат җыентыгы бүләк иттеләр.