«Файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүнең техник проектларын, җир асты корылмаларын төзү һәм эксплуатацияләүнең техник проектларын, тау чыганакларын бетерү һәм консервацияләүнең техник проектларын, бораулау скважиналарын һәм җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле башка корылмаларны файдалы казылмалар төрләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану төрләре буенча әзерләү, килештерү һәм раслау тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә Җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында (ФГИС «АСЛН») су чыгару күләме тәүлегенә 500 куб.м дан артмаган җир асты суларына һәм җирле әһәмияттәге җир асты корылмаларына карата «Җирле әһәмияттәге җир асты кишәрлекләре буенча техник проектларны килештерү» яңа функционалы гамәлгә ашырылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның шәхси кабинетын булдыру һәм анда эшләү темасына семинар узды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бинасында ТР Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.
Җир асты байлыкларыннан файдалану – төрле дәрәҗәдәге бюджетларның югары керем өлеше. Узган ел экологик кертемнәрдән алынган табыш күләме 1 млрд. сумнан артып киткән, дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология министры Александр Шадриков.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советының очрашу-семинары булып узды. Чара 2021 елда статистик хисап формаларын тапшыру буенча закон таләпләре һәм тау бүлеп бирелгән чикләрне раслаучы документларны карау өлешендә яңалыклар турында фикер алышуга һәм тау эшләрен үстерү планнарын һәм схемаларын килештерү мәсьәләләренә багышланган иде.
2021 елның 20 гыйнварында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр вәкилләре белән эшлекле очрашу-семинар оештырыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы президиумы белән быел соңгы очрашу булып узды. Башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды.
Исегезгә төшерәбез, киңәшмә органының төп бурычы – югарыда күрсәтелгән өлкәдә оештыру һәм хокукый мәсьәләләрне хәл итү. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, җир асты байлыкларыннан файдалануда тәртип урнаштыру Министрлыкның өстенлекле бурычы булып тора.
Әлки районында «хәзинә казучылар» тырышлыгы белән китерелгән зыян 1,5 миллион сумнан артып киткән.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Александр Шадриков рәислегендә җир асты байлыкларыннан файдаланучылар белән киңәшмә үткәрелде.