ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

2022 елда Татарстан Республикасы ESG-рейтингта (экологик, социаль һәм корпоратив идарә принциплары җыелмасы) экологик күрсәткеч буенча Россия субъектлары арасында  1 урынны алды.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры әйләнә-тирә мохитне мониторинглауның мөһимлеген ассызыклады. Нәкъ тә менә ул атмосфера һавасына һәм сулыкларның өске катлавына йогынтыны киметү буенча кирәкле чаралар турында карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу мәгълүмат һава торышы начар булган көннәрдә аеруча актуаль. 2021 нче елдагы 365 көннең 180е шундый иде.

«Профилактик чаралар нәтиҗәсендә, без хокук бозулар санының едан-ел кимүен күзәтәбез. 2021 елда ведомство 4078 беркетмә төзегән, китерелгән зыян һәм салынган штрафларның гомуми суммасы 84 млн.сумнан артык дип бәяләнә. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча хокук саклау органнарына 43 материал җибәрелгән, алар нигезендә 22 җинаять эше кузгатылган», - дип хәбәр итте министр.

«Бүгенге көндә республика территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару өчен гамәлдәге 315 лицензия бар. Ачыкланган бер еллык запасларының үсеше 300 млн.куб.м тәшкил итә. Кытлык юк. Иң амбицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җитәрлек! Узган ел җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлеген файдаланудан алынган керемнәр шактый, ягъни 137 миллион сумнан артык булды», - дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Innostage ИТ-компаниясе эшләгән тармакның цифрлы трансформация моделе тәкъдим ителде.

Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты. Болар – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд 300 млн сум акча тотылган, шул исәптән 2,5 миллиардтан артык акча федераль бюджеттан алынган.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Александр Шадриков агымдагы елга эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга innostage ИТ-компаниясе тарафыннан эшләнгән һаваның торышын анализлау моделе тәкъдим ителде.

Җир асты байлыкларыннан файдалану – төрле дәрәҗәдәге бюджетларның югары керем өлеше. Узган ел экологик кертемнәрдән алынган табыш күләме 1 млрд. сумнан артып киткән, дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология министры Александр Шадриков.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International