16 апрельдә Татарстан Республикасында «Макулатура тапшыр - агачны коткар» марафоны старт алды. Искәртеп узабыз, акция берничә ел рәттән Россия Федерациясенең 43 субъектында уңышлы уза. Чараның географиясе даими үсә.
Квест-уен экологик агарту һәм суга сакчыл караш пропагандалауга юнәлтелгән интеллектуаль уенны күздә тота. Чараны Федераль су ресурслары агентлыгы Экологик проектлар консалтингы институты белән берлектә үткәрә. Төп белем бирү партнеры – «Нетология» онлайн-укыту үзәге.
Казанның 94 нче гимназиясендә тәүге тапкыр “Квиз for family” дигән интеллектуаль уен үткәрелгән. Чараны Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Шепард" иҗат төркеме оештырган.