Ахтырка елгасын төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнде

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Алексеевск районында Ахтырка елгасында су агымын җайга салу чарасының 1 нче этабы төгәлләнде. Проект су объектларын саклауга һәм суларның тискәре йогынтысын булдырмауга юнәлдерелгән республика чаралары исемлегенә кертелгән һәм «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Финанслау суммасы 46,8 млн.сум тәшкил итә.

Бүгенге көндә яр буйларын төзекләндерү эшләре башкарылган: ярларны таш (вак таш) белән җәеп, чистартып һәм ныгытып торганнар. Чара 3 этапка бүленгән, эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк.

Республика экология программасы кысаларында Идел-Кама төбәгендә тагын бер объект яңартыла. Спас районының Никольское авылы янындагы Бездна елгасындагы буаның гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясала. Эшләрне башкаруга 8 млн.сум бүлеп бирелгән.

Уздырыла торган чаралар су объектларын саклап калуга һәм савыктыруга, шулай ук гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә, бу «Экология» илкүләм проектының төп максатларының берсе булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International