«Макулатура тапшыр - агачны коткар» бөтенроссия марафонында катнашучылар 187 мең агачны коткарган инде. Син дә кушыл!

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә Татарстан Республикасында «Макулатура тапшыр - агачны коткар» марафоны старт алды. Искәртеп узабыз, акция берничә ел рәттән Россия Федерациясенең 43 субъектында уңышлы уза. Чараның географиясе даими үсә.

Эко-марафон ярыш принцибы нигезендә төзелгән. Муниципаль берәмлекләр бер - берсенә макулатура җыю эстафетасын тапшыралар. Яшел рейтинг таблицасында максималь югары урын өчен көрәшәләр, Экогерой исеменә лаек булган иң актив гражданнарны ачыклыйлар. Акциядә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Акциядә катнашу өчен ким дигәндә 300 килограмм макулатура җыярга һәм  акциянең Сдавайбумагу.рф яисә www.Sdai-Bumagu.com.  рәсми сайтында гариза бирергә кирәк, шуннан соң оештыручылар чималны чыгару өчен машина бирәләр. 300 килограммны үзләре җыю авыр, әмма акциядә катнашырга бик теләүчеләр эш урыны буенча яки якындагы уку йортына «Макулатура тапшыр - агачны коткар» акциясендә бергәләп катнашырга тәкъдим белән мөрәҗәгать итә ала.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Республикасы макулатура җыю буенча төбәкләр арасында лидерлар өчлегенә керде. Акциягә 276 000 нән артык кеше кушылды, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чимал эшкәртүгә җибәрделәр. Барлык катнашучылар да экологияне саклауга зур өлеш керттеләр, чөнки бер тонна макулатура 30 кешегә кислород бүлеп бирә торган 10 агачны кисүдән саклый, 1000 кВт электр энергиясен һәм 20000 литр төче суны экономияли!

Акция «Подари Дерево»  краундфандинг  проекты www.подари-дерево.рф. ярдәме белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International