Түбән Кама шәһәрен мониторинглау барышында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары өч гараж кооперативы территориясендә рөхсәт ителмәгән биш кар өемен ачыклаган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Түбән Кама балыкчылары белән берлектә Каракүл күлендә балыкларның күпләп үлүен булдырмау һәм сулыкны кислород белән туендыру буенча чара үткәрделәр.
Түбән Камада Стрелочный Лог елгасының пычрануы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә хәбәр иттеләр.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы басуда лицензиясез ком чыгару фактын теркәгән. Җир кишәрлегендә махсус техника-төягечләр һәм экскаваторлар эшләгән.
«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Узган елның гыйнварында Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә шикаять керде. Түбән Кама шәһәренең Ильинка торак пунктында яшәүчеләр җир кишәрлекләренең берсендә законсыз ком чыгару турында хәбәр иттеләр.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, Түбән Кама шәһәренә мониторинг барышында, санкцияләнмәгән дүрт кар өемен ачыкладылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Каманың Индустриальная урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан җир кишәрлеген пычрату турында мөрәҗәгать килде.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, мониторинг барышында, Бызов урамындагы азык-төлек базары янында һәм Бызов урамындагы 6 нчы йорт янында ике рөхсәтсез кар чүплеген ачыкладылар.
Түбән Кама шәһәренең «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында авария нәтиҗәсендә нефть продуктлары агу турында хәбәр килде.