Экологлар кисәтүе буенча Түбән Камада 5 чүплек юкка чыгарылган

2023 елның 17 марты, җомга

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәре мониторингы барышында Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре өч гараж кооперативы территориясендә рөхсәт ителмәгән биш кар өеме ачыклаган иде. Әйтик, «Автомобилист 28» гараж төзелеше кооперативы территориясендә 54 кв.м мәйданлы чүплек табылган, «Шинник 79» территориясендә гомуми мәйданы 63 кв.м булган ике чүплек теркәлгән. Шулай ук  «Автомобилист 3» гараж төзелеше кооперативы территориясендә гомуми мәйданы 59,6 кв.м булган ике чүплек ачыкланган.

Җаваплы затларга закон таләпләрен бозуның ярамаганлыгы һәм 60 көндә законсыз чүплекләрне бетерү турында кисәтү юнәлтелде.

Бүгенгә чүп-чар юк ителде. Территорияләр тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International