Түбән Кама суды экологлар файдасына карар чыгарды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә җир кишәрлеген калдыклар белән чүпләү фактын ачыкладылар. Экологлар хокук бозучыга кисәтү биргәннәр. Законсыз складлауга юл куйган хокук бозучыга туфракка китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва җибәрелә.

Әмма юридик зат үз теләге белән зыянны капламый, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр судына дәгъва белдерелә. Министрлык таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карары буенча хокук бозучы хокук бозуны бетерү һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 85 800 сум күләмендә түләргә тиеш. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International