Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Салмачы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында мәгълүмат алгач, урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында төзелеш калдыклары туплануы ачыкланган, чүпләнгән участокның мәйданы 690 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1207,5 куб. м.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Югары Ослан районы Шеланга авылы мәдәният йортында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Дуслык» мәктәп яны лагеры балалары өчен экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар балаларга ни өчен чүп-чарны сортлау мөһим икәнен әйттеләр, чөнки бу ысул белән без аның санын киметәбез.
1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе башланды. 30 сентябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә төтен газларында агулылык нормадан артып киткән транспорт чараларын ачыклаячак.
Экологик белем бирү буенча Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Нурлат һәм Казан балалар бакчалары базасында узды. Фестиваль «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Экология министрлыгына Казанның битараф булмаган кешеләреннән хәбәр килде, алар ял көннәрендә Идел буе районының Түбән Кабан күленә күбек ташлауны теркәделәр. Бүген Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм министрлык лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Тикшерү барышында күлдә күбек табылмаган, әмма табигый су пробалары алынган.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе белгечләре журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдка чыктылар. Бу юлы Казан шәһәренең Әмәт бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары тикшерелде.
Казан шәһәренең «Atlantis Deluxe» ТК янындагы Казансу елгасына пычрак су агызу турында кергән мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыкты.
Бүген экология икеайлыгы кысаларында Горький тимер юлының һәм аның янындагы территорияләрнең санитар торышын тикшерү буенча рейд узды.
Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов авыл җирлекләре башлыклары һәм Питрәч һәм Биектау районнары предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә катнашты. Очрашу барышында каты көнкүреш һәм биологик калдыклар полигоннарын тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.