Экологлар Гудованцев урамындагы рөхсәтсез чүплек факты буенча судка гариза җибәрде

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Авиатөзелеш районының Гудованцев урамындагы 51 нче йорт янындагы чокырны законсыз тутыру турында казанлыларның берничә тапкыр җибәрелгән шикаяте буенча Үзәк территориаль идарәнең экологлары территорияне тикшерү өчен берничә мәртәбә урынга чыктылар.  Урынга чыгулар барышында «Заовражье» бакчачылык ширкәтендәге чокырда зур чүплек ачыкланган. Беренче чыгулар барышында теркәлгән чүплекнең гомуми мәйданы 213 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1065 куб. метр. Төзелеш калдыкларын монда КАМАЗлар алып килгән. Йөк машиналары хуҗаларына карата закон нигезендә чаралар күрелгән, җир участогы хуҗасына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелгән. Әмма җир хуҗасы боерык шартларын үтәмәгән, ә чүплек арта гына барган. Инспекторлар кабат урынга чыкканда чүплекнең мәйданы – 682 кв.м, ә чүплекнең күләме 5456 куб. метр тәшкил иткән. Экологлар тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян суммасы исәпләнгән һәм күрсәтелгән: 88 660 000 сум. Гаепле зат тарафыннан дәгъва алынмаган. Хәзер Министрлык Казан шәһәренең Авиатөзелеш район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International