Бүген Кама Тамагы районында «Һәр почмакка – «Чиста булачак 2.0» экологик агарту форумы узды. Ул районның 11 мәгариф оешмасыннан 83 активистны үз эченә алды.
Зур Кукмара урта мәктәбендә «Һәр почмакка «Чиста булачак» проектының икенче сезонын гамәлгә ашыру кысаларында беренче экологик агарту форумы узды. Форумда районның 33 мәгариф оешмасыннан 85 экоактивист катнашты.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы вәкилләре Запорожье өлкәсе мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен 10 экологик чара үткәргән.
Бүген «Байтик» балалар лагеренда «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәтенең Республика активы мәктәбе тәмамланды. Ябылуга, балалар белән аралашырга һәм аларның сорауларына җавап бирергә экология министры урынбасары Егор Тарнавский килде.
Март дәвамында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары үзләренең экобелемнәре белән бөтен Татарстан белән уртаклаштылар. Мәгърифәтчелек акциясендә республиканың 16 районыннан 6500дән артык тыңлаучы катнашты. Экологик дәресләр, уеннар, квестлар һәм мастер-класслар Әлмәт, Агерҗе, Түбән Кама, Казан, Алексеевск, Сарман, Чистай, Мамадыш, Яшел Үзән, Арча, Мөслим, Ютазы, Лениногорск, Питрәч, Нурлат һәм Буа районнарында узды.
20-28 февральдә «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасыннан «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны Татарстан Республикасы экология берләшмәләренең кураторлары һәм координаторлары узды.
150 табигать саклау чарасы, 345 экологик дәрес уздырылган, аларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, «Минем экологик җәем» дигән тематик ишегалды лагерьлары оештырылган, хайваннарны яклау акцияләре, икенчел чимал җыю һ.б. чаралар үткәрелгән. Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
«Байтик» сәламәтләндерү лагере базасында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе старт алды. Чара 2021 елның 28-30 сентябрь көннәрендә уза. Аның оештыручылары – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.
«Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «PRоЭКо» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра. Аның максаты – мәктәп укучылары һәм студент яшьләр арасында экология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекне популярлаштыру.
Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары 2021 елга планнары белән уртаклашты. Булачак проектлар һәм чаралар турында волонтерлар бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка сөйләде.