Республиканың 24 районыннан 185 активист «Чиста булачак» активының республика мәктәбендә катнашачак

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

«Байтик» сәламәтләндерү лагере базасында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе старт алды. Чара 2021 елның 28-30 сентябрь көннәрендә уза. Аның оештыручылары – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Катнашучыларны белем бирү характерындагы очрашулар, «Форсайт сессия» дип аталучы планлаштырылган сценарий тренингы һәм команда туплый торган, иҗади уеннар көтә. Шулай ук балалар чакырылган экспертлар һәм белгечләрнең белем бирү юнәлешендә күрсәткән мастер-классларында катнаша алачак. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм чараларны гамәлгә ашыру этаплары, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен кору һәм команда эшеy оештыру турында сөйләячәк. Бу белемнәрнең барысы да аларга активның республика мәктәбе белем бирү программасының йомгаклау чарасында – «#ЗеленаякомандаБЧ» рольләр уенында кирәк булачак. Уен кысаларында катнашучылар үз идеяләрен проектларга әйләндерәчәк һәм аларны республика чарасының эксперт комиссиясе каршында яклаячак.

Белем бирү блогыннан тыш, балалар күңел ачу чараларында һәм бәйгеләрдә катнашачак.  Алар балаларны ял иттереп кенә калмыйча, яңа танышлар табу мөмкинлеген дә бирәчәк. Һәр теләгән кеше конференциядә TED стилендә чыгыш ясый алачак һәм үз инициативаларын һәм проектларын тәкъдир итү мөмкинлегенә ия булачак. Актив мәктәбе экологик фестиваль белән тәмамланачак.

Тэги: It will be clean
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International