Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы вәкилләре Запорожье өлкәсе мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен 10 экологик чара үткәргән.
Мавыктыргыч экодәресләрдә һәм очрашуларда Азов яны районы мәктәпләреннән 150 укучы һәм Приморск балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан. Өлкәнрәк балалар өчен хәрәкәт активистлары оешма рәисе Диләрә Сатикова белән бергә табигать законнарына һәм экологик гадәтләргә багышланган теоретик дәресләр дә, кызыклы уеннар һәм практикумнар да оештырылган. Кечкенә экологлар өчен «Чиста булачак» командасы «Эколятлар - табигать ярдәмчеләре» квестын әзерләгән. Төрле биремнәр ярдәмендә балалар экология нигезләре белән танышып, калдыкларны дөрес сортларга өйрәнгәннәр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күбрәк белгәннәр. Шулай ук өлкә кунаклары һәм укучылар бергәләп Кызыл китап турындагы мультфильмны караганнар һәм фикер алышканнар, тыюлыкларның әһәмияте һәм илебезнең сирәк төр флора һәм фаунасын саклау турында сөйләшкәннәр.
Мультиформатлы якын килү кызыклы очрашулар һәм интерактивлар үткәрергә мөмкинлек биргән, шуның нәтиҗәсендә Запорожье өлкәсе балалары Россия табигате турында күп яңалыклар белгән һәм акыл уеннарында үз көчләрен сынап карый алганнар.
Моннан тыш, республика хәрәкәтеннән чаралар кысаларында мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Бу эштә ТРның «Чиста булачак» РМЭОО, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ABC Color» реклама агентлыгы, КНИТУ КАИ, «Креативные решения АйДиАй» ҖЧҖ студентлары, шулай ук хәрәкәтнең битараф булмаган тарафдарлары катнашты.
Балалар бакчалары мөдирләре һәм мәктәп директорлары «Чиста булачак» экологик хәрәкәтенә бай һәм танып белү программасын оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Чаралар Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) ярдәмендә оештырылды һәм үткәрелде. Экологик очрашулар ТР Экология министрлыгы ярдәмендә узды һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итте.