Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында традицион Яңа ел алды очрашуы узды, анда республиканың эре экология оешмалары вәкилләре узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Чарада «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте һәм Яшь натуралистлар хәрәкәте активистлары катнашты.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, кунакларны сәламләп, иҗтимагый оешмаларның Татарстанның табигый байлыкларын саклауга һәм экологик культураны формалаштыруга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.
«Чиста булачак» хәрәкәте рәисе Диләрә Сатикова оешманың 2025 елдагы эшенә йомгак ясады. Активистлар тарафыннан 857 экологик агарту чарасы оештырылган, территорияләрне төзекләндерү буенча 365 өмә, икенчел чимал җыю буенча 72 акция, хайваннарны яклау буенча 62 акция һәм агач утырту буенча 52 чара үткәрелгән.
Хәрәкәт үз эшчәнлеге өчен яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм экологик культураны формалаштыруга керткән өлеше өчен студентларның сыйфат билгесе белән билгеләп үтелде инде. Балалар «Яшьлек» премиясе кысаларында топ-10 яшьләр оешмасына керделәр.
Өлкән остазлар да уңышлары белән уртаклаштылар. РГҖ төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер 2025 елда 1050 дән артык кеше катнашында 10 масштаблы экологик акция уздырылуы турында сөйләде. Татарстан РГҖ җитәкчесе ТР Экология министрлыгы белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Ирекле агым» проектына аерым игътибар бирде. Бер ел эчендә 22 өем сүтелгән, ә проектның өч ел эшләү дәверендә 77 өем сүтелгән һәм 32 км елга үтелгән.
Биологик төрлелекне саклау өлкәсендә Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу эшләре мөһим казаныш булды: 2025 елда, 50 елга беренче мәртәбә, Татарстанда ике лачын баласы туды.
2018 елда ТР Экология министрлыгы инициативасы белән оештырылган Татарстанның Яшь натуралистлар хәрәкәте бүген 2300дән артык яшь экологны берләштерә. 2025 елда республика юннатлар слеты узды, анда республиканың 19 районыннан 320 бала катнашты.
Юннатлар актив фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, экосукмакларны өйрәнәләр, экологик маршрутлар эшлиләр һәм табигать объектларының торышын күзәтәләр. 2026 елга республиканың 32 районында 49 экологик берләшмәдә хәрәкәтнең киң колачлы үсеше планлаштырылган.
Киләсе елда экология оешмалары профессиональ экомәгърифәтчеләр командасын төзергә һәм махсус сакланучы табигать территорияләрендә волонтерлык хәрәкәтен үстерергә планлаштыралар. Экологик медиа-бергәлек булдыру мөһим юнәлеш булачак.
2026 елның төп проектлары арасында – бүлекләр кураторлары өчен программа, «ЭКВЕСТ» республика конкурсы, «ЭКОкультура» проекты һәм «Татарстанның яшел коды» инициативасы. Шулай ук профильле сменалар, экологик десантлар, белем бирү акцияләре, республиканың истәлекле урыннары буенча экотурлар һәм Татарстанның Кызыл китабы буенча интерактив уен булдыру планлаштырыла. Экология министры очрашуда катнашучыларга яңа елда уңышлар һәм яңа проектлар теләде.