Татарстан Республикасының 44 активисты «Экология университетында» белем алды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

20-28 февральдә «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасыннан «Экология университеты» республика онлайн-интенсивы узды. Укуларны Татарстан Республикасы экология берләшмәләренең кураторлары һәм координаторлары узды.

Катнашучылар интенсив кысаларында «Чиста булачак» экологик хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштылар, Татарстан Республикасында актуаль экологик мәсьәләләрне белделәр, теоретик һәм практик белемнәр алдылар. Онлайн дәресләрнең беренче көнендә ТР Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин яшьләрнең экологик хәрәкәтне үстерүдәге ролен аңлатты һәм экоактивистларның сорауларына җавап бирде.

 «Мондый «Экологик университетлар» Татарстан халкы өчен бик мөһим. Хәзер республикада «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте актив үсә. Нәкъ менә алар бүген шундый экологик юнәлешле чаралар оештыралар. Яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар саны хәзер инде 9600 кеше. Безнең өчен Татарстанда яшәүче һәркемнең экологиянең бөтен бер җәмгыять тормышындагы әһәмиятен һәм ролен аңлавы мөһим,» - дип билгеләп үтте Дамир Вәлиуллин.

Бөтен интенсив дәвамында балль-рейтинг системасы эшләде. Катнашучылар өй биремнәрен үтәү өчен, шулай ук дәресләрдә катнашкан  өчен баллар алдылар. 28 февральдә интенсивга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре әйтелде.

1 урын – Чебанова Людмила Александровна – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе»

2 урын– Мостафина Ләйлә Рамил кызы – Әлмәт шәһәренең «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия»

3 урын – Петров Алексей Владимирович – Казан дәүләт энергетика университеты

Интенсивны оештыручылар- Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак»  төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Чара «Экология» илкләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International