ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы экоакция Лениногорскида узды.


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Чаллыда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында  «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм итүче марафон активистларны янә берләштерде. Бүген яр буе зонасын чистартуга багышланган «Чиста яр» акциясе узды.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

31 майда 10:00 сәгатьтә Комсомольское күле территориясендә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экоакция узачак. Программада барлык теләүчеләрне квест-уеннар, мастер-класслар, ярларны җыештыру һәм кайнар кыр кухнясы көтә.


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Россиядә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Бумбатл» макулатура җыю буенча экологик акция башланды. Быел акция яңа форматта уза – хәзер кәгазьне ел буе тапшырырга мөмкин.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Сулыкларда кислород күләмен үлчәү чаралары Татарстан территориясендә даими нигездә үткәрелә. Быел акция яңадан Түбән Кама районындагы Каракүл күленнән башланды. Сулык республикада иң зурлардан санала, ә аның яр буе зонасында Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр очрый. Су катламында шулай ук сирәк төр балыклар да яши. Аларны саклап калу өчен акция үткәрелә дә инде.


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген «Эколикбез» рубрикасында без чыршыны ничек һәм кайда утильләштерергә кирәклеге турында сөйләрбез. Агачны тиз генә чыгарып ташларга кирәкми, безнең табигатебез турында кайгырту мөһим.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«БумБатл» макулатура җыю буенча рекорд куйды - Бөтенроссия акциясенең бишенче сезонында катнашучылар 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыйганнар, бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк. Татарстан Республикасыннан катнашучылар эшкәртүгә 179 тоннадан артык макулатура тапшырган. Төбәк ил субъектларының гомуми зачетында алтынчы урынны алды.


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаша. Бер айдан артык вакыт эчендә халык 75,5 тонна кәгазь һәм картон эшкәртә алган!


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Чаллыда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Кәгазьгә - икенче тормыш!» акциясенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Анда 400дән артык кеше катнашты, алар арасында Экология министрлыгының Кама яны идарәсе, Чаллы башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Татарстанның яшь экологлары да бар иде. Кунакларны балалар-яшьләр экоберләшмәләре күргәзмәсе, укучыларның иҗади номерлары һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләү белән сөендерделәр. Акцияне үткәрүдә ярдәм иткән өчен Экология министрлыгына рәхмәт тапшырылды.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Илнең 77 төбәге макулатура җыю буенча масштаблы акциягә кушылды. Бүгенге көндә лидерлар өчлеген Белгород өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан алып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International