«Кәгазьгә - икенче тормыш!»: Чаллыда макулатура җыю акциясенә йомгак ясалды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Чаллыда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Кәгазьгә - икенче тормыш!» акциясенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Анда 400дән артык кеше катнашты, алар арасында Экология министрлыгының Кама яны идарәсе, Чаллы башкарма комитеты вәкилләре, шулай ук Татарстанның яшь экологлары да бар иде. Кунакларны балалар-яшьләр экоберләшмәләре күргәзмәсе, укучыларның иҗади номерлары һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләү белән сөендерделәр. Акцияне үткәрүдә ярдәм иткән өчен Экология министрлыгына рәхмәт тапшырылды.

Мәгариф учреждениеләрендә макулатура җыю «ЭкоЛаб» компаниясе инициативасы белән 2005 елдан бирле уздырыла. Анда Татарстанның 60 торак пунктыннан мәктәп һәм балалар бакчалары катнаша. Акция нәтиҗәсендә ел саен 250 тонна макулатура җыела һәм эшкәртелә һәм 2500 ләп агачны саклап кала алабыз. Бу - мәктәп укучыларының, укытучыларның, ата-аналарның һәм республиканың актив катнашуы нәтиҗәсе!

Акция нәтиҗәләре буенча 2023-2024 уку елында иң яхшы балалар бакчалары:

«Нәтиҗәлелек» номинациясендә:

1 урын – №98 балалар бакчасы – 3251 кг

2 урын – №116 балалар бакчасы – 3130 кг

3 урын – №47 балалар бакчасы – 2207 кг

«Активлык» номинациясендә:

1 урын – №48 балалар бакчасы –  12,8 кг/кеше

2 урын – №27 балалар бакчасы –  9,7 кг/кеше

3 урын – №78 балалар бакчасы – 8,5 кг/кеше

2023-2024 уку елында иң яхшы мәктәпләр:

«Нәтиҗәлелек» номинациясендә:

1 урын – №78 Пушкин пролицее – 20125 кг

2 урын – 77 гимназия – 17150 кг

3 урын – 14 гимназия – 10480 кг

«Активлык» номинациясендә:

1 урын – 13 нче мәктәп – 12,66 кг/кеше

2 урын – 64 нче прогимназия – 12,0 кг/кеше

3 урын – 54 нче гимназия – 10,98 кг/кеше

10 ел эчендә иң яхшы мәктәпләр (2014-2015 уку елыннан 2023-2024 уку елына кадәр):

«Нәтиҗәлелек» номинациясендә:

1 урын – 77 нче гимназия – 56454 кг

2 урын –– №78 Пушкин пролицее  – 52 741 кг

3 урын – 34 нче мәктәп – 48793 кг

«30 тоннадан артык» номинациясендә:

32 нче мәктәп – 37300 кг

54 нче гимназия – 33204 кг

25 нче мәктәп – 32704 кг

Барлык җиңүчеләрне дә тәбрик итәбез! Акциягә кушылыгыз һәм кәгазьгә икенче тормыш бүләк итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International