Лениногорскида «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны кысаларында урман паркы җыештырылды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы экоакция Лениногорскида узды.

30дан артык укучы өмәдә катнашырга һәм туган шәһәрләрен чистартырга җыелды. Берничә сәгать эчендә балалар урман-парк зонасын һәм чишмәне чүп-чардан арындырдылар.

«Нәкъ менә шундый кечкенә адымнардан зур эш башлана. Без һәрвакыт өмәләргә чыгарга тырышабыз, чөнки Лениногорскны чиста күрергә телибез», - дип билгеләделәр өмәдән соң активистлар.

Игелек эстафетасы буенча экомарафон алга таба юлын дәвам итә. Киләсе тукталыш – Казан. 20 сентябрьдә үк халык һәм волонтерлар Зөбәрҗәт күлендәге зур өмәгә җыелачак. Катнашучыларны квест-уен, мастер-класслар, концерт программасы һәм башкалар көтә.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста мирас» олимпиадасы Татарстанда «Татнефть» компаниясе тарафыннан ТР Экология министрлыгы белән берлектә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга гаризаны 5-9 сыйныф укучыларының һәркайсы 26 сентябрьгә кадәр бирә ала: https://чистоенаследие.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International