Иске Яңа елны билгеләп үтәбез һәм бәйрәмнәрдән соң чыршыны ничек дөрес утильләштерергә кирәклеге буенча киңәш итәбез!

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген «Эколикбез» рубрикасында без чыршыны ничек һәм кайда утильләштерергә кирәклеге турында сөйләрбез. Агачны тиз генә чыгарып ташларга кирәкми, безнең табигатебез турында кайгырту мөһим.

Агачны өйдә яки дачада кулланырга була, мәсәлән, утын итеп кисәргә. Әгәр хуҗалыкта чыршы кирәкми икән, иң яхшы вариант – агачны кабул итү пунктына тапшыру.

Бүген ылыслы агачларны җыю буенча ел саен үткәрелә торган «Елки-палки» акциясе старт алды. Теләге булган һәркем алга таба эшкәртү өчен чыршыларны махсус җыю урыннарына алып килә ала. Башта агачларны һичшиксез яңа ел уенчыкларыннан, җылтыннардан һәм яңгырдан чистартырга кирәк. Җыелган чыршылар, наратлар һәм пихталар йомычка итеп эшкәртеләчәк һәм шәһәрне төзекләндерүдә кулланылачак.

31 гыйнварга кадәр агачларны теләсә нинди уңайлы адрес буенча алып килергә мөмкин:

– Копылов урамы, 1Б;

- Ленинград урамы, 27;

- Чехов урамы, 2;

- Краснококшайская урамы, 150/5;

– Шамил Усманов урамы, 1;

– Васильченко урамы, 6;

– Адоратский урамы, 21А, к.2;

– Зорге урамы, 75;

– Фучик урамы, 64 йорт, к.1;

– Әхмәров урамы, 7;

– Азат Аббасов урамындагы 3 нче һәм 8 нче йортлар арасында;

– Себер Тракты, 13;

– Зәкиев урамы, 10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International