Түбән Кама районында «Рыбе - быть!» акциясе узды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Сулыкларда кислород күләмен үлчәү чаралары Татарстан территориясендә даими нигездә үткәрелә. Быел акция яңадан Түбән Кама районындагы Каракүл күленнән башланды. Сулык республикада иң зурлардан санала, ә аның яр буе зонасында Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр очрый. Су катламында шулай ук сирәк төр балыклар да яши. Аларны саклап калу өчен акция үткәрелә дә инде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре уентыклар бораулау юлы белән су пробаларын алалар һәм аларның кислородка туену дәрәҗәсен ачыклыйлар. Аннан соң аэрация процессы бара – һава су катламына үтеп керә. Моның өчен борауланган тишекләргә камыш сабакларын салалар: алар кислород «үткәргеч» булып хезмәт итәләр. Әгәр мондый эшне башкармасаң, боз астында кислород җитмәү аркасында балык үләргә мөмкин.

Быел Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре күл өстендә 200дән артык чокыр казыганнар. Акция ел саен уза, шуңа күрә процесска еш кына җирле халык та кушыла. Алар өчен бу чара – мөһим табигый объектны саклауда катнашу мөмкинлеге.

Суны кислородка кертү өчен бәкеләр ясау эше республиканың башка сулыкларында да барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International