31 майда 10:00 сәгатьтә Комсомольское күле территориясендә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән экоакция узачак. Программада барлык теләүчеләрне квест-уеннар, мастер-класслар, ярларны җыештыру һәм кайнар кыр кухнясы көтә.
«География дәресе ТҮгел» кысаларында А.А.Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты-тикшеренү отряды катнашында «Күңелле стартлар» узачак. Катнашучылар дайвинг кагыйдәләрен беләчәк, Татарстан картасында географик объектлар эзләү белән шөгыльләнәчәк, диңгез төеннәрен бәйләргә, сирәк очрый торган хайван һәм үсемлек төрләрен билгеләргә өйрәнәчәк һәм спил-карта җыячак.
Җыештыру һәм экоквест узганнан соң «Табигатьтә фенологик үзгәрешләр» рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Конкурс яшь натуралистлар арасында уза һәм сезоннарга бүленә: кыш, яз, җәй һәм көз. Өмә кысаларында жюри иң яхшы язгы эшләрне сайлап алачак һәм бүләкләячәк.
Экоакциядә катнашу өчен теркәлү узарга һәм сылтама буенча форманы тутырырга кирәк:
https://forms.gle/JVtiN9V2GeLp2Xw89
Оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге.