2020 елның 16-17 июлендә Мәскәүдә Россия Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, шулай ук төп министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында “Экология” XI Халыкара форумы үткәреләчәк.
Казан ш. Шәһәр балалар экология-биология үзәге июньнең беренче декадасында “Биосфера” укучыларның фәнни җәмгыяте кысаларында “Яшь эколог мәктәбе” дигән экологик практикум уздыра.
Бәйгедә мәгариф оешмалары вәкилләре, башка коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар вәкилләре, шулай ук экология-агарту процессына җәлеп ителгән активистлар катнашырга мөмкин. Бәйгене оештыручы – “БЕЛЛОНА” экологик хокук үзәге.
Бөтендөнья су ресурслары көненә багышлап, “Чиста су – чиста киләчәк!” дигән рәсемнәр бәйгесенә хезмәләр кабул ителә башлаган. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Түбән Идел су бассейны идарәсенең су ресурслары бүлеге.
“Яшь эколог мәктәбе” экологик практикумы Казанның Шәһәр балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан июньнең беренче декадасында уздырыла.
Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге, “Республика олимпиадалар үзәге” дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышлап, мәктәп укучыларының сәхнә иҗаты VI Республика экологик фестиваль-конкурсын үткәрә.
Рус географик җәмгыятенең фенологик челтәре, “Россия дәреслеге” корпорациясе белән берлектә, кыш килүгә бәйле рәвештә, яңа бәйге башлап җибәрә. Яшь тикшеренүчеләр һәм аларның җитәкчеләре экологик маршрут төзергә, кар катламын өйрәнергә, шулай ук җәнлекләрнең кардагы эзләрен эзләп табарга чакырыла.
Рус географик җәмгыяте һәм “Россия дәреслеге” корпорациясе оештырган Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, планетабызны саклауга ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен икенчел эшкәртүгә материал (калдык) сайлап алырга, аны эшкәртү ысулларын өйрәнеп, тәҗрибәдә кулланып карарага кирәк.
Россия Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы,- “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә, “Кунакчыллык өлкәсе осталары” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе кысаларында, туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын үстерү һәм әлеге һөнәрнең абруен арттыру максатыннан чыгып, экологик туризм өлкәсендә конкурс үткәрә.
“Минем Россия” II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы башланды. Анда катнашу өчен туып-үскән төбәгебез табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны юкка чыгарудагы уңышларны кәгазьдә сурәтләү кирәк. Хезмәтләр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә.