17 ноябрьгә кадәр барыгызны да «Экоселфи - файдалы селфи - 2024» экологик фотоконкурсында катнашырга чакырабыз. Өмәләрдә җыештыруыгызны, хайваннарга ярдәм итүегезне, агачлар утыртуыгызны һәм экологик гадәтләрегезне саклавыгызны күрсәтегез.
Анда Россия, Кытай, Корея Республикасы, Корея Халык Демократик Республикасы, Япония һәм Монголия халкы катнаша ала.
2024 елда конкурс өч номинация буенча уза:
- «Экоэш» - табигатьне саклау буенча теләсә нинди акциядә катнашкан вакытта башкарылган селфилар: агач утырту, чүп-чар җыю, йортсыз хайваннарга ярдәм итү һәм башкалар.
- «Экогадәтләр» - экологик яшәү рәвеше идеяләрен чагылдыра торган фотоэшләр, мәсәлән, химик чараларны натураль чараларга алмаштыру, көнкүреш калдыкларын утильләштерү һ.б.
- «Экоиҗат» - модернизация процессында көнкүрештә файдалы була алган иске кирәкмәгән әйберләрдән (сумкалар, келәмнәр, уенчыклар һ.б.) эшләнгән әйберләр булдыру идеясе күренгән селфи.
Конкурста катнашу өчен Яндекс-форманы сылтама буенча беркетелгән фотоэш белән тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/cloud/663877dbeb61460d7d6f4826/.
Җиңүчеләр – истәлекле призлар, ә катнашучылар электрон сертификатлар алачак. Йомгак ясау һәм фоточемпионнарны бүләкләү декабрь азагында узачак.
Селфины хәзер үк җибәрегез һәм экодөньягызны һәркемгә күрсәтегез!