«ЭКОлидер», «БумБатл», «Мәктәп экопатруле»: экология министры урынбасары Егор Тарнавский Татарстанда нинди экоконкурслар узуы турында сөйләде

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты киләсе елдан старт ала. Татарстанда экологияне яклауга юнәлдерелгән чаралар үткәргәндә экологик агартуга аерым игътибар бирелә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский төбәктә уздырыла торган экологик агарту проектлары һәм конкурслары турында сөйләде.

«Татарстанда агарту юнәлешендәге экологик чаралар «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә алып барыла, ул быел төгәлләнә. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2030 елга кадәр һәм, минем уйлавымча, 2036 елга кадәр озайтып, киләсе елдан яңа илкүләм проект – «Экологик иминлек» старт алачак, – дип хәбәр итте ул.

Яңа илкүләм проект алты федераль проекттан торачак. Хәзер республика катнаша торган барлык экопроектлар 2025 елда да дәвам итәчәк.

«Яңа илкүләм проектта экологик агарту – үтәли вектор, барлык федераль проектлар буенча үтәли линия булачак», – дип билгеләде Егор Тарнавский.

Ул быелгы экологик чаралар турында сөйләде. Яз көне «Экояз» конкурсы узды, анда катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 8,5 тапкырга артты. Экомарафон сигез атна дәвам итте.

«Киләсе елда бу форматны дәвам итәчәкбез, кайбер яңалыклар булачак», – дип өстәде Егор Тарнавский.

Республика буенча 17 меңнән артык чара оештырылган, конкурста актив катнашучылар бүләкләнде. Сарман районыннан Хәннановлар гаиләсе «Экогаилә» номинациясендә җиңеп, бүләккә Калининградка сәяхәт алдылар.

ТР Экология министрлыгы табигатьтән рациональ файдалану фонды белән циркуляр икътисад принципларын кертүгә һәм калдыкларны аерым җыюны оештыруга юнәлдерелгән экологик программаларны үстерү буенча килешү төзеде. Хәзер республика «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында катнаша.

«Җиңүчеләрне бүләкләү 25 июльдә узды. Быел Татарстан бөтен ил буенча лидерлар өчлегенә керде», – дип ассызыклады Егор Тарнавский.

Хәзерге вакытта республикада Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-гамәли эшләр конкурсы уза.

«Гаризалар кабул итү 2 сентябрьдән башланды. Без алдынгы студентларны билгеләп үтәбез, ә тагын аспирантларны бүләклибез. Елдан-ел фәнни эшләр дәрәҗәсе арта бара», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Көндезге яклау ноябрьдә булачак, ә җиңүчеләрне бүләкләү – декабрьдә. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак.

Шулай ук макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе һәм «ЭКОлидер» республика конкурсы дәвам итә. Катнашуга предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать оешмалары, журналистлар һәм әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган затлар чакырыла.

«Мәктәп экопатруле» республика конкурсы августта төгәлләнде, ә җиңүчеләрне бүләкләү ноябрьдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International