ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Арча районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча урамнарын кышкы җыештырудан 14 рөхсәтсез калдык ташлау урыны барлыкка килүен ачыклаганнар. Кар чүплекләренең гомуми мәйданы – 761 кв.м, күләме – 1125 куб.м.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе адресына гражданнардан рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Ул урын  Тукай районы Подсолнухи поселогына таба Ремонтный проезд урамыннан чыккан өлештә урнашкан булган. Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча урынга чыкканнар.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, мониторинг барышында, Бызов урамындагы азык-төлек базары янында һәм Бызов урамындагы 6 нчы йорт янында ике рөхсәтсез кар чүплеген ачыкладылар.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары, Менделеевск районына мониторинг ясаганда, рөхсәтсез кар урнаштыру урынын ачыкладылар. Ул Менделеевск шәһәрендә Прионерская урамында урнашкан. Кар массаларының гомуми мәйданы 175кв. м тәшкил итә, күләме – 437 куб.м.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

ТР Экология министрлыгына Казан шәһәренең М.Миль урамында законсыз кар ташлау турында мөрәҗәгать килде. 


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Баулы шәһәрендә яшәүче бер кешедән  Баулы елгасында буа ясап куюы турында мөрәҗәгать алынган.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Константиновка бистәсендә Амурская урамында  рөхсәтсез кар ташлау турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Инспекторлар урынга килеп, 60 кв. м мәйданлы һәм 60 куб.м күләмендә законсыз кар чүплегенә тап булдылар.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Әлки районын мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Карга авыл җирлегендә законсыз ком-вак таш катнашмасы чыгару эзләренә төштеләр.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына гражданнардан Совет районында рөхсәтсез кар ташлау урыны турында мөрәҗәгать алынган. Экологлар Гадел Кутуй урамына төнге рейдка чыкканнар. Биредә, 157Б йорт янында, телефон камерасына инспектор карны законсыз урнаштыру фактын теркәгән. Карны КамАЗлар алып килгән. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы – 617 кв.м., күләме – 740 куб.м.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Чүпрәле районында «Государев Амбар» ҖЧҖ предприятиесен планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар. Оешкан чыганактан (ашлык киптергечтән) һава пробасын сайлап алганда, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядә үлчәүле матдәләрнең 7,2 тапкырга артып китүе ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International