Җавапка тартмаска, ә кисәтергә! Татарстан экологлары профилактик визит оештырдылар

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең «Кама» йөк күтәрү механизмнары заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә профилактик визит оештырдылар.

Профвизит барышында экологлар норматив-рөхсәт документларын, килешүләрне, чыгарып ташлаулар чыганакларын һәм калдыклар җыелу урыннарын тикшерделәр. Белгечләр шулай ук «Кама» йөк күтәрү механизмнары заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләренә Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объекты статусын актуальләштерү, атмосфера һавасын саклау кагыйдәләре, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә таләпләр буенча консультацияләр бирделәр.

Табигатьне саклау законнарын бозу очраклары ачыкланды. Аерым алганда, чыгарып ташлаулар чыганаклары буенча инвентаризация юк иде һәм оешма әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объект буларак исәпкә куелмаган.

Шундый ук профилактик визит Казанда да узды. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре бер шәһәр кафесының территориясен һәм эчке бүлмәләрен карады. Тикшерелә торган объектта табигатьне саклау законнары бозылу ачыкланмаган.

Саба районында Төньяк  территориаль идарә экологлары «Баллы» авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативында, «Сабатехмаш» ҖЧҖендә һәм «Пегас» ҖЧҖендә булдылар. Инспекторлар предприятие вәкилләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрделәр,  предприятие эшчәнлегенә куела торган мәҗбүри таләпләрне тагын бер кат искә төшерделәр.

Мондый тикшерү чаралары барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре экологик законнарның мәҗбүри таләпләре үтәлмәгән очракта, юридик затларны һәм эшкуарларны алдан ук җаваплылык турында кисәтәләр.

Белешмә: «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы нигезендә оешмаларга профилактик визит уздырганда мәҗбүри таләпләрне бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелә алмый. Тикшерүче зат тарафыннан профилактик визит барышында алынган аңлатмалар тәкъдим (киңәш) характерында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International