Кама буе территориаль идарәсе экологлары Чаллыда кар өеме таптылар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә чаллылыларның Боровец күперендә һәм Мәскәү проспекты буенча юл кырые буйлап пычрак карны законсыз өеп кую  турындагы мөрәҗәгате килде.

Экология министрлыгы лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре шикаять буенча чыкты. Карны законсыз җыеп кую факты расланды. Лаборатория белгечләре кар пробаларын сайлап алган. Биотестлау нәтиҗәләре буенча 4 нче куркыныч классы билгеләнде.

Чаллы шәһәре башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International