Экологлар кисәтүе буенча 500 кв.м мәйданлы чүплек юк ителгән

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Искәртеп узабыз, элегрәк Идел-Кама экология университеты хезмәткәрләре мониторинг барышында Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 километрында төзелеш калдыкларыннан торган чүплеккә тап булганнар иде. Чүплек мәйданы 500 кв.м, күләме - 100 куб метр.

«Теплоэнергосервис» МУП адресына  законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы һәм 60 көндә законсыз чүплекләрне бетерү турында кисәтү бирелде.

Бүгенгә чүплек бетерелгән. Территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International